Кичә кич Уфаның Киров урамында урнашкан 136нчы санлы йорт тирәсендә диаметры 700 мм салкын су торбасы тишелгән.
Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, күпләп су агу нәтиҗәсендә Салават Юлаев проспектының Әй урамы белән кисешкән урында күпер астында зур күлләвек хасил булган. Юлның шәһәрдән чыккан өлешендә машиналар хәрәкәте кыенлыклар кичергән.
Вакыйга урынында юл хәрәкәтен оештыру белән ЮХХДИ экипажы шөгыльләнгән, су челтәрендәге аварияне Уфаводоканал ремонтлаган. Койма яңгырлар канализацияләрен, һәм алар урнашкан юл участокларын реагентлар белән эшкәртүне Киров районының төзекләндерү хезмәте үз өстенә алган. Участок озынлыгы 80 метр тәшкил иткән.
Авария нәтиҗәсендә абонентлар сусыз калмаган, аларны резерв линиягә тоташтырганнар.
Иртәнге сәгать алтыда юлны судан тулысынча азат иткәннәр.
Чыганак: bashinform.ru