Бертуган сеңлесен битлек кигән ирдән коткарган 11 яшьлек малайга республиканың Тикшерү комитеты җитәкчесе Владимир Архангельский бүген рәхмәт хаты тапшырды.
Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче малай 5 февраль көнне сеңлесе белән мәктәптән кайтып килгән булган. Малай подьезд ишеген ачам дип алданрак йөгерә, шулвакытта йөзенә битлек кигән ир аның сеңлесен өстерәп читкә алып китә башлый. Малай, ике дә уйлап тормастан, сеңлесен ирнең кулыннан тартып ала.
18 яшьлек урындагы егетне тиз арада кулга алалар. Полициягә балаларның әниләре шалтырата.