28 февральдә Саратов өлкәсендә юл һәлакәтендә алты кеше һәлак булган, шуларның өчесе – Башкортстаннан.
«Лада Гранта»ның шоферы һәм ике пассажиры, шулай ук «ВАЗ-2112» нең өч кешесе - шофер һәм пассажирлары һәлак булган. «ВАЗ-2112» пассажирларының берсе исән кала, аны хастаханәгә салалар.
«Лада Гранта» руле артырда Әзербайҗан кешесе утырган. Аны полиция элегрәк наркотик кулланып, машина йөрткәне өчен тоткан булган. Шул вакытта суд карары буенча ул штраф түләп котылган.
Хокук саклау органнары фаҗиганең сәбәпләрен тикшерә.
Фото: Саратов өлкәсенең ЮХХДИ