Тынгысызлык бәласе.
Уфада коткаручылар 64 яшьлек ирне түбәдән менеп алганнар.
Әйе, 1959 елда туган ир кеше үз көчен бәяләп җиткермәгән, үзе яшәгән өйнең түбәсен кардан тазартырга менеп киткән. Тик, түбә ул түбә инде, анда йөрергә сәламәтлек һәм җитезлек кирәк.
Күңел биреп эшләп кенә киткән ир таеп егылган һәм кулбашын имгәткән. Имгәнүе көчле булгандыр инде, түбәдән үзе генә төшә алмаган, коткаручыларны чакыртырга туры килгән.
Эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре – яшь ир-егетләр килеп җиткәннәр. Абзыйны түбәдән сак кына төшереп, ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар. Ярый инде исән калган, тизрәк савыксын.
Менә шулай, бәла аяк астында, диләр. Күрәчәгең булса, җирдә генә түгел, түбәдә дә аяк астына җитешә ул. Андый эшкә тотынганчы, сәламәтлекне, гәүдәң җитезлеген бәяләп, иминлек һәм хәвефсезлек турында да уйларга кирәктер.