Транспорт полициясенә пассажир поезды машинисты “Дим-Уфа” перегонында балаларның, үз гомерләрен һәм сәламәтлекләрен хәвеф астына куеп, якынайган поезд алдыннан тимер юл аша йөгереп чыгулары, тимер юлга сузылып ятып фотога төшүләре һәм качып китүләре турында хәбәр иткән.
Хокук сакчылары килүгә закон бозучылардан җиләр искән. Полицейскийлар тимер юлга якын урнашкан торак территорияләрне йөреп чыккан һәм андагы халыктан сорау алган. Яшь хулиганнар – җирле мәктәптә укучы беренче сыйныф балалары. Шул ук көнне хокук саклау органнары хезмәткәрләре балалар һәм аларның ата-аналары белән профилактик әңгәмәләр үткәргән, тимер юлда үз-үзеңне шулай тоту нинди күңелсез нәтиҗәләргә китерү ихтималын аңлаткан.
Балигъ булмаганнарның законлы вәкилләренә карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.35 маддәсе буенча протокол төзелгән. Транспорт полициясе хезмәткәрләре тарафыннан җыелган административ эш материаллары Уфаның Ленин районы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә законлы карар кабул итү һәм карау өчен җибәрелгән.
Чыганак: bashinform.ru