+21 °С
Болытлы
Республиканың ашыгыч хезмәтләренә бүген төнлә Бөре шәһәрендә янгын чыгуы турында хәбәр килә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча хезмәткәрләре янгынны сүндергән.
“Янгынны сүндерү вакытында ир-ат мәете табылган. Аның шәхесе ачыклана. Шулай ук 15 яшьлек үсмер каза күргән, аны дәваханәгә озатканнар”, – диләр коткаручылар.
Вакыйганың нечкәлекләрен ачыклар өчен янгын урынына БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты инспекторлары килгән.
Чыганак: bashinform.ru