Хәвеф-хәтәр
27 февраль 2024, 04:50

Хатын белән бала өстенә түбәдән кар төшкән

Кышын күп катлы йорт тирәләрендә аеруча сак булырга кирәк. 

Ксения КалининаКсения Калинина
Фото:Ксения Калинина

Уфада  боз һәм кар төшү сәбәпле бер хатын һәм бала җәрәхәтләнгән.  Шәһәрнең гражданнарны яклау идарәсендә  хәбәр итүләренчә, узган тәүлектә карлы-бозлы масса төшү сәбәпле ике кеше каза күргән.

1976 елгы хатын-кыз өстенә Ибраһимов бульварындагы 21 санлы йорт балконы козырегыннан  кар төшкән. Аңа медицина ярдәме таләп ителгән. Икенче очрак бала белән теркәлгән. Бозлы масса 2017 елгы малай өстенә Борисоглебская урамындагы 8 санлы йорт түбәсеннән төшкән.

Бәхеткә, хатын-кыз да, малай да җитди җәрәхәтләнмәгән, медицина ярдәме күрсәткәннән соң аларны өйләренә кайтарып җибәргәннәр, диләр ведомствода. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас