Хәвеф-хәтәр
26 февраль 2024, 07:43

Әниле-уллы агуланып үлгәннәр

Гаилә элемтәгә чыкмый башлагач, чаң сукканнар. 

Кичә, 25 февраль көнне, республиканың махсус хезмәтләренә Яңавылда бер гаиләнең туганнары белән элемтәгә чыкмый башлавы турында хәбәр килә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча дәүләт комитетында мәгълүматы буенча, күршеләр йорт тирәсендә көек исе  сизгән.

Вакыйга урынына килгән коткаручылар йортта  1955 елгы хатын-кыз һәм 1997 елгы ир-ат мәетенә тап булалар. Соңрак аларның ана белән ул булуы ачыклана. Беренчел версия буенча алар көнкүреш газы белән агуланган. Яну  билгеләре ачыкланмаган. Фаҗига урынына тикшерүчеләр килгән.

Яңавыл шәһәренең Куйбышев урамында теркәлгән фаҗиганең сәбәбе газ котелын эксплуатацияләү  кагыйдәләрен бозу булырга мөмкин, дип хәбәр иткәннәр соңрак  БР буенча Тикшерү комитетында. Ведомство тикшерүчеләре кичә вакыйга урынын карап чыккан һәм шаһитлардан сорау алган.

Прокуратура да  бу эшне үз контроленә алган. Күзәтчелек ведомствосы йорт эчендәге  газ җиһазларын кулланганда хәвефсезлекне тәэмин итү турындагы закон үтәлгәнме-юкмы икәнен ачыкларга ниятли. 

Чыганак: gorobzor.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас