Мәләвез районында кичә кич яшьләр, каргизәрдә урманда йөргәндә, ватылып калганнар.
БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты мәгълүматы буенча, Система-112 шалтыратуларны эшкәртү үзәгенә Мәләвез районының Якты-Күл авылы тирәсендә яшьләрнең каргизәрдә ватылулары турында хәбәр килә. Аларга ярдәмгә коткаручылар ашыккан.
Соңрак ачыклануынча, ике яшь пар Нөгеш авылына юлланган, әмма бәлагә очраган. Коткаручылар башта – бер, чак кына ерактарак икенче парны тапкан. Егетләр каргизәрне ремонтларга дип урманда калган, ә яшь кызларны коткаручылар Яшелтау авылына туганнарына илтеп куйган.
Көтелмәгән хәлләргә юлыккан кешеләргә техниканың алга киткәнлеге еш кына ярдәм итә, Аллаһка шөкер. Зарядка җыйган телефоның булса, бәладән котылырга өмет зур.
Чыганак: bashinform.ru