Башкортстан мәктәпләрендә терактлар белән янаган яңа хәбәрләр дулкыны башланган. Аноним телеграм-каналларда Стәрлетамак мәктәпләрендә күпләп атулар оештырылуы турында мәгълүмат тарала башлады. «Иминлек лигасы» җитәкчесе Екатерина Мизулина мондый фейкларның Новосибирскида да барлыкка килүен билгеләп үтте. "Стәрлетамак, Новосибирск: мәктәпләргә янаган каналлар турында мәгълүмат хокук саклау органнарына җибәрелгән», - дип язган Мизулина үзенең телеграм-каналында. Хәбәрләр таныш схема буенча таратыла: планлаштырылган «шутинглар» турында язалар, башка төбәкләрдә яисә башка илләрдә булган вакыйгаларның фотолары куела. Бәхеткә, гадәттән тыш хәлләр оештырылмый, болар ары тик курку һәм паника тусын өчен генә эшләнә.