Бүген Стәрлетамакта маршрут автобусына ут капкан. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, пассажирлар утырткан “ГАЗель” хәрәкәт иткәндә яна башлаган.
Коткаручылар тиз арада маршрутканы сүндергән. Бәхеткә, маршруткадагы пассажирлар вакытында салоннан чыгып өлгергән. Каза күрүчеләр юк.
Соңрак Стәрлетамак хакимияте башлыгы Рөстәм Газизов вакыйга турында үзенең Телеграм-каналында язып чыккан.
Мэр сүзләренчә, “Некст” пассажир автобусы шәһәр урамыннан китеп барган. “Барлык хезмәтләр дә оператив эшләде”, дигән ул.
БР Прокуратурасы автобус яну очрагы буенча тикшерү оештырган. Прокуратура пассажирлар ташу һәм транспорт чараларын эксплуатацияләүдә хәвефсезлек таләпләрен тәэмин итү өлешендә ташучының эшен тикшерәчәк, дип хәбәр итә күзәтчелек ведомствосы.
Чыганак: bashinform.ru