Хәвеф-хәтәр
24 февраль 2024, 17:43

Ашарга пешергәндә үлә язган

Бәла көтмәгәндә килгән. 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча  Баш идарәсенең матбугат хезмәтеннән.Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча  Баш идарәсенең матбугат хезмәтеннән.
Фото:Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтеннән.

Бүген Уфада  Әй урамындагы биш катлы йортларның берсендә янгын чыккан. БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, 76 яшьлек хатын үзенә төшке аш әзерләргә булган. Газ плитәсендә ашарга пешергәндә аның киеменә ут капкан.

Ут пенсионер хатынның киеменнән   башта  – аш-су бүлмәсендәге, аннары ванна бүлмәсендәге (анда ул ялкынны сүндермәкче булган) әйберләргә капкан.

Олы яшьтәге хатынны коткаручылар һушсыз килеш тапкан. Аны медиклар дәваханәгә алып киткән. Янгынны сүндергәннәр. 

Чыганак: bashinform.ru

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча  Баш идарәсенең матбугат хезмәтеннән.
Фото:Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтеннән.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас