Хәвеф-хәтәр
22 февраль 2024, 08:37

Уфада торак йортның балконы җимерелеп төшкән

Аллаһ сакласын! 

@Ufa_rb | Новости. Уфа Башкортостан, Telegram@Ufa_rb | Новости. Уфа Башкортостан, Telegram
Фото:@Ufa_rb | Новости. Уфа Башкортостан, Telegram

Уфада узган төндә   Калинин урамында урнашкан  1952 елда төзелгән ике катлы йортның балконы җимерелеп төшкән. Вакыйга турында Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына  хәбәр иткәннәр.

“Имгәнүеләр юк. Йортның төп конструкцияләренә һәм бина эчендәге тмпература режимына зыян килмәгән. Бинаның үзенә хәвеф янамый”, – дип аңлаттылар ведомствода һәм бу хәлнең  БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы контролендә икәнен  өстәп. 

Чыганак: bashinform.ru

БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.
Фото:БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас