Хәвеф-хәтәр
21 февраль 2024, 05:09

Табиблар аны коткара алмаган...

Бик аяныч. 

БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.
Фото:БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.

Салават шәһәрендә  коткаручылар янган фатирдан бер ирне алып чыккан, әмма медиклар аны коткара алмаган. Үткәрелгән реанимация чараларына карамастан,  өч бүлмәле фатирның 64 яшьлек  хуҗасы үлгән.

Янгын кичә, 20 февраль кичендә Ленин урамының биш катлы йортның соңгы катында чыккан. Коткаручылар фатирда кием-салым януын күргәннәр.  Янгын 3 кв.м. мәйданга зыян салган. БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында  аның сәбәбен дознаватель ачыклаячак, диләр.

Кызганыч, соңгы арада янгыннар еш теркәлә. Янгыннарда кеше гомерләре өзелүе   аеруча аяныч... 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас