Хәвеф-хәтәр
20 февраль 2024, 05:15

Юлга "яткан" КамАЗдан солярка агып ята

Юлны япканнар.

БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.
Фото:БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.

Кушнаренко районында Р-240  юлында М-12 “Восток” трассасына якынайган урында бензин ташучы КамАЗ ауган.

Дәүләт автоинпекциясендә хәбәр итүләренчә, Әбҗәлил районында яшәүче зур йөк машинасы руле артындагы  53 яшьлек ир, идарәне юглткан да бензовоз юл уртасына  “яткан”. Юлга акрынлап солярка агып ята – машина йөртүче Уфадан Яңавылга 23 куб  метр ягулык  ташыган. Авариядә каза күрүчеләр юк.

Авария сәбәпле трассаның 1279нчы километрында барлык төр транспорт өчен дә хәрәкәт чикләнгән. Юлны Кушнаренко авылы аша урап узу оештырылган. Вакыйга урынында ЮХХДИ хезмәткәрләре һәм башка махсус хезмәтләр эшли. 

Чыганак: bashinform.ru

 

БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.
Фото:БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас