+21 °С
Болытлы
Хәлсезләнеп торасызмы?
Беркайда да тынлык бу адәм баласына. Бүген, мисал өчен, бик хәвефле көн. Аны күпләр үзендә сизгәндер.
Кояш бүген бик актив булды. Шул сәбәпле җирдә магнит давыллары купты. Кемнең сәламәтлеге чамалы, өлкән яшьтәгеләр авырсынып торды. Кемнеңдер хроник авырулары көчәеп киткәндер. Шунысы да бар, ул бер көн белән генә үтми. Кем – алданрак, кем ул көн узгач та авырып йөри.
Табиблар мондый көннәрдә физик авырлыктан, авыр эшләрдән сак булырга чакыра.
Фото: health.hozvo.ru