Архангель авылында кичә кичен 1969 елгы ир һәлак булган. БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, бүрәнә йорт эчтән янган. Һәлак булган ирне йортны сүндергәндә тапканнар. Ир белән бинада 1990 елгы яшь хатын да булган, аны янгын продуктлары белән агулану диагнозы белән дәваханәгә озатканнар.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хатынны очраклы гына коткарулары турында сөйлиләр:
“Үзенең сменасы булмаган вакытта йорт яныннан узып барган Роберт Фәйзуллин йорт эчендә ялкын дөрләвен күргән һәм шунда ук янгынга табан ашыккан. Йортка ишек аша керү мөмкин булмый, шуңа ир тәрәзәне ватып керә һәм төтен эченнән яшь хатынны алып чыга. Бу акытка аның коллегалары янгын сүндерергә килеп җитә. 45 минут дигәндә ачык янгынны сүндерәләр”.
Дознаватель версиясе буенча, янгынның сүндерелмәгән тәмәкедән чыккан булуы мөмкин, диләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Чыганак: bashinform.ru