Хәвеф-хәтәр
19 февраль 2024, 07:20

Тикшерүчеләр гаҗәп нәтиҗәләргә килгән

Куркыныч авырудан саклануның гади ысулы табылган.

Тикшерүчеләр гаҗәп нәтиҗәләргә килгәнТикшерүчеләр гаҗәп нәтиҗәләргә килгән
Тикшерүчеләр гаҗәп нәтиҗәләргә килгән

Куркыныч авырудан саклануның гади ысулы табылган.

 

Альцгеймер авыруы өлкәннәрдә ешрак очрый. Тора-бара ул хәтер югалту, баш мие эшчәнлеге бозылу, акыл сәләте кимү белән характерлана. Бу авыруны тикшерү нәтиҗәсендә Япония галимнәре аны гади сулыш күнегүләре ярдәмендә кисәтеп булуын ачыклаган.

Тикшерү өчен 108 волонтер җәлеп ителгән, алардан кан анализлары алынган һәм авыру куркынычын күрсәтүче биомаркерлар тикшерелгән.

Аннары катнашучыларны ике төркемгә бүлгәннәр.

 Беренче төркем көн саен гади сулыш күнегүләре ясаган.

Икенче төркем акыл активлыгын һәм хәтернең бөтенлеген саклауга юнәлтелгән медитация буенча күнегүләр белән шөгыльләнгән.

Үз чиратында, атнага бер тапкыр барлык катнашучылардан кан үрнәкләре алганнар һәм Альцгеймер авыруының биомаркерлары дип саналган амилоид-40 һәм 42 дәрәҗәсен тикшергәннәр.

Дүрт атнадан соң тикшерүчеләр гаҗәп нәтиҗәләргә килгән. Беренче төркемдә сулыш алу күнегүләре белән шөгыльләнүчеләрнең кандагы бета-амилоид күләме шактый кимегән. Бу аларның Альцгеймер авыруы үсеше куркынычы кимегәнен күрсәтә.

Икенче төркем нәтиҗәләре борчулы булган: 4 атналык эксперименттан соң аларның канында бета-амилоид дәрәҗәсе артуы ачыкланган.

Арытаба Япония галимнәренә көненә 10-15 минут сулыш алу күнегүләрен башкару Альцгеймер авыруын булдырмауның нәтиҗәле ысулы дигән нәтиҗәгә килгәннәр.

Фото: gb5kirov.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас