Хәвеф-хәтәр
14 февраль 2024, 06:50

Гимназия укучысы өстенә керамик плитка эшерелеп төшкән

Кайчак мәктәптә дә балаларны хәвеф сагалый...

Ксения Калинина  bashinform.ruКсения Калинина  bashinform.ru
Фото:Ксения Калинина / bashinform.ru

Русиянең Тикшерү комите рәисе Александр Бастрыкин Нефтекама шәһәре гимназиясендә кыз баланың җәрәхәтләнүе очрагы буенча тикшерү нәтиҗәләре турында доклад әзерләргә кушкан. Ведомство җитәкчесенә  җәмәгатьче мөрәҗәгать иткән.  Ул былтыр төзелеш фирмасының  җирле гимназиядә  начар сыйфатлы ремонт ясавын хәбәр иткән. Нәтиҗәдә быел гыйнвар ахырында гимназиянең бәдрәф бүлмәсендә  бишенче сыйныфта укучы кыз бала өстенә керамик плитка  эшерелеп төшкән. Белем бирү җитәкчелеге бу очрак турында хокук саклау органнарына хәбәр итеп тормаган.

Әле  Башкортстан буенча Тикшерү комитетында процессуаль тикшерү башланган. Вакыйга ведомствоның үзәк аппаратында контрольгә алынган. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас