Хәвеф-хәтәр
14 февраль 2024, 10:46

Өч яшьлек бала машинада бикләнеп калган

Әлеге дә баягы кар сәбәпче булган...

gorobzor.rugorobzor.ru
Фото:gorobzor.ru

Уфада бүген машинада бикләнеп калган өч яшьлек балага ярдәм иткәннәр. Бу хакта  БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында хәбәр итәләр.

Ана кеше сүзләренчә, ул баласын салонга утырта да машинасын кардан чистарта башлый. Бу вакытта машинаның сигнализациясе кабына һәм   автомобильнең ишекләре бикләнә.

Вакыйга урынына килгән коткаручылар машинаны ачкан һәм баланы әнисенә тапшырган.

Чыганак: gorobzor.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас