Хәвеф-хәтәр
13 февраль 2024, 12:06

Ире белән талашкан хатын урманда адашкан

Юктан гына күпме кешене аякка бастырганнар...

Бүген төнлә республиканың махсус хезмәтләренә урманда бер хатын югалган дигән хәбәр килгән. БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты ачыклавынча, кичә кичен  ирле-хатынлы пар Ишембай районының Октябрь авылыннан туганнары белән бергә Салават шәһәренә китеп барган.

Юлда ир белән хатын талашкан, хатын машинадан чыккан да йөгереп урманга кереп киткән. Озак вакыт урманнан әйләнеп чыкмагач, хатынның туганнары 112 хезмәтенә мөрәҗәгать иткән.

Күмертау  буенча  Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары тиз арада хатынны эзли башлаган. Адашкан хатынны иртәнгә табан тапканнар  һәм полиция белән туганнарына тапшырганнар. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас