Хәвеф-хәтәр
13 февраль 2024, 14:53

Чишмәгә суга дип киткән дә кире әйләнеп кайтмаган

Бураннар чорында сак булырга кирәк тә бит!

БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетыБРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты
Фото:БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты

Чишмә районында яшәүче ир су артыннан чишмәгә киткән дә кире әйләнеп кайтмаган. Ул  үзе белән маэмаен  да иярткән, әмма күп тә үтми эт үзе генә  кайткан. Йорт хуҗасына шалтыратып та булмый, чөнки ул телефонын өйдә калдырган. Берничә сәгатьтән соң ирнең хатыны коткаручыларга шалтырата. Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары тиз арада аны эзли башлый һәм шул вакытта  югалган ир үзе урманнан килеп чыга. Баксаң, чишмәгә сукмакны кар күмгән, әмма ир өйгә сусыз кайтмыйм, дип биленә кадәр карга батып-чумып аны эзләп киткән. Бәхеткә, бу вакыйга әйбәт тәмамланган, әмма тормышта төрле очраклар була, дип кисәтәләр ведомствода.

Шундый очракларга тарымас өчен берничә гади кагыйдәне үтәргә кирәк: 

–өйдән чыгып китәр алдыннан якын кешеләргә юлланасы маршрут һәм өйгә кайту вакыты турында хәбәр итәргә кирәк;

– таныш булмаган урыннарга барудан баш тартыгыз;

 – өйдән чыгар  алдыннан кәрәзле телефон батареясын зарядкага куегыз,  үзегез белән пычак, компас, шырпы, фонарь алыгыз;

– урманда озак вакыт булырга җыенасыз икән  – ризык һәм эчемлек запасын, шулай ук кирәкле даруларыгызны да   алыгыз;

 – физик мөмкинлекләрегезне һәм сәламәтлек торышыгызны чынлап бәяләгез (олы яшьтәге кешеләргә ерак йөрүдән тыелырга кирәк, бигрәк тә ялгызы). 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас