Хәвеф-хәтәр
13 февраль 2024, 17:36

10 яшьлек малайны песие янгыннан коткарган

Бу хәл Мәскәүдә булган. 

SHOT Telegram-каналы.SHOT Telegram-каналы.
Фото:SHOT Telegram-каналы. 

 Мәскәүдә Кузя  кушаматлы мәче 10 яшьлек малайны янгыннан коткарган. Хәл болай булган.

Шушы көннәрдә  Мәскәүнең Төньяк Измайлово районында урнашкан биш катлы йортта  тарттырылган түшәмдәге светильникларда кыска ялганыш аркасында түшәмнең бер өлеше диванга төшкән һәм күз ачып йомганчы ут бүлмәгә таралган.  10 яшьлек Жора фатирда ялгызы булган, укучы малай үзенең бүлмәсендә  дәрес әзерләгән һәм бары тик Кузяның ачыргаланып мияулавы аны китаплардан аерылырга мәҗбүр иткән. Нәрсә булды икән дип бүлмәсеннән чыкса, ул икенче бүлмәдә көчле янгын чыгуын күргән. 

Укучы малай, мәчесен эләктереп, фатирдан йөгереп чыккан, үзаллы янгын сүндерүчеләрне чакырган һәм күршеләрен кисәтергә ашыккан.

Янгынны сүндергәннәр. Акыллы мәче ярдәме белән беркем дә каза күрмәгән. Янгын очрагы буенча тикшерү оештырганнар.

SHOT Telegram-каналы   икенче көнне  язуынча, Жора үзе бер дә паникага бирелмәгән,  ә менә бер тәүлек буе күрмәгән песие Кузя өчен (ул гаиләнең танышларында төн чыккан) малай  борчылган.

Койрыклы дусты аны кечкенәдән кайгырта икән. Нәни Жораны тешләре чыгып җәфалаганда Кузя аның яныннан китмәгән. Кузяга – 12 яшь. Гаиләдә ул Жора туганчы  барлыкка килә.

Менә шулай Кузя үзенең яраткан хуҗасының гомерен коткарган. Фатирга кайту белән Кузя ванна астына кереп утырган һәм куркышыннан чыкмый, ди. Күрсәткән батырлыгы өчен мәчегә яраткан азыгын сатып алганнар.

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

SHOT Telegram-каналы.
Фото:SHOT Telegram-каналы. 
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас