Кичә Краснокама районы Зубовка авылында мансардалы һәм верандалы торак йорт, гараж һәм Niva автомобиле янган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсендә хәбәр итәләр.
Янгын сүндерүдә 16 кеше катнашкан, барлыгы 5 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Сәгать ярымнан соң ачык янгын сүндерелгән. Янгын сүндерүчеләр хәрабәләрне һәм җимерекләрне җыештырганда конструкцияләргә су сибүне дәвам иткән.
“Янгын сәбәбе ачыклана. Янгынның электр “җылы идән” төзек булмау сәбәпле чыккан булуы ихтимал”, – диләр ведомствода.
Йорт хуҗаларына Аллаһ ярдәмен бирсен. Салкын кышта (хәер, кайсы мизгелдә булуы әһәмиятле микән...) көтмәгәндә йорт-курасыз, транспортсыз калу бик авыр бәла.
Чыганак: bashinform.ru