Иркутскида 10нчы сыйныф укучысы чит мәктәптә дәрес вакытында кереп, класстагыларның барысына да тезләнергә боерган.
Карл Либкнехт урамында урнашкан 14нче санлы урта мәктәпкә барлыгы анда укымаган өч малай үтеп керә алган. Иртән алар кабинетларның берсенә кергән. Анда 9нчы сыйныф укучылары дәрес башлануын көткән булганнар.
Үсмерләрнең берсе – 16 яшьлек Даниил – кабинет бусагасында барысы алдында кофтасын сала һәм чалбарына кыстырылган пистолетына күрсәтеп: “Барыгыз да тезләнегез!” – дип каты кычкыра. Яшь һөҗүмчене дуслары тынычландыра, аны кабинеттан чыгара, һәм үсмерләр китә.
Малайларның барысын да тиз арада тоткарлап, полиция бүлегенә алып килгәннәр. Даниилның дистанцион рәвештә Мәскәү онлайн-мәктәбендә белем алуы һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча исәптә торуы ачыклана. Аның 16 һәм 18 яшьлек дуслары беркайда укымый һәм эшләми. Үсмерләр полицейскийларга 9нчы сыйныфта укучы дус кыз янына килеп, аның алдында текә булып кыланырга теләүләрен сөйләгәннәр. Үсмерләр мәктәпкә алып кергән пистолетны полицейскийлар әлегә тапмаганнар.
Малайларның әти-әниләренә һәм опекунына (үсмерләрнең берсен картәнисе тәрбияли) бурычларын үтәмәгәннәре өчен протокол төзегәннәр.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.