Ленинград өлкәсе Мурино шәһәрендә “Кораблик” балалар бакчасының төркеме саф һава суларга чыкканда, бер баланы тышта онытып калдырганнар.
“Mash на Мойке” Телеграм-каналы язуынча, баланың күп катлы йорт ихатасында өлкәннәрсез йөрүен шунда урнашкан йорт тәрәзәсеннән бер хатын күреп калган һәм шунда ук участковыйга шалтыраткан. Хатын сүзләренчә, “Кораблик” бакчасының нәниләре көн саен ул яшәгән йорт ихатасында уйнарга чыга.
Нәтиҗәдә малайга үзаллы балалар бакчасына кадәр барырга туры килә. Интернетта таралган видео кадрларыннан күренүенчә, бала акрын гына карлы урамнан китеп бара, балалар бакчасы ишеге янына барып баса һәм берәрсе ишек ачар дип көтеп тора. (Тәртипле дә инде үзе, күз тимәсен! – Авт.)
Телеграм-каналга балалар бакчасы директоры бу хәлдән хәбәрдар булуын әйткән. Җитәкче педагогларга кисәтү ясавын белдергән, моңа өстәп, тәрбияче ярдәмчесе эштән җибәрелгән.
Үзем дә кайчандыр балалар бакчасында эшләгән кеше буларак шуны әйтәм: иң куркыныч нәрсә ул - балаларның саны чыкмау. Шуңа иртәнге якта да, йокыдан соң да тышка уйнарга чыкканда балаларны саный идем, кич әти-әниләре килеп алганда кәгазьдәге списокка “галочка”лар куя идем, буталмас өчен...
Чыганак: lenta.ru