Әбҗәлил районының Дәүләт авылында бүген иртән бер хуҗалыкта сыер һәм дүрт бозау янып үлгән. Бу хакта төбәкнең Гадәттән тыш хәлләр буенча Баш идарәсендә хәбәр итәләр.
84 кв.м. мәйдандагы агач абзар иртәнге сигезләрдә янып киткән. Янгын сүндерүчеләр килгәч, ярты сәгатьтән ачык ялкынны сүндергәннәр.
“Кызганычка каршы, эре мөгезле биш баш терлек янып үлгән. Янгын сәбәбе ачыклана”, – диләр ведомствода.
Аллаһ ярдәмен бирсен. Авыл кешесенә кыш уртасында сыерсыз һәм абзарсыз калу – зур бәла. Малның никадәр кадерле икәнен авылдан чыкканнар гына белә һәм аңлый.
Чыганак: bashinform.ru