Газ колонкалары һәм плитәләр булган өйләрдә сөрем газы белән агулану куркынычы зур.Кичә, 3 февральдә, ике балалы гаилә шундый искә агуланган. Бу хәл турында республиканың Тикшерү комитетында хәбәр иттеләр.
Каза күрүчеләр - 35 яшьлек ир, аның 29 яшьлек хатыны һәм аларның 10 һәм 8 яшьлек ике малайлары. Гаиләне Белорет хастаханәсенә алып килгәннәр.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе газ приборлары булган урынга саф һава керүен тәэмин итәргә кирәклеген искәртә. Нәкъ менә кислород җитмәү гадәттән тыш хәл китереп чыгарырга мөмкин.
Чыганак: Башинформ.
Автор фотосы.