Хәвеф-хәтәр
3 февраль 2024, 16:03

Бер атна салкын тиюдән дәвалагач, баласын югалткан

Кыз балада җил чәчәге авыруы булган. 

ufa1.ruufa1.ru
Фото:ufa1.ru

Уфада яшәүче хатын бер атнадан артык  10 яшьлек кызында җил чәчәге авыруы (ветрянка) булуын белмичә салкын тиюдән дәвалаган һәм аны югалткан. Бу хакта Mash Telegram-каналы хәбәр итә.

Өченче сыйныфта укучы Ира 23 гыйнвар көнне чирли. Кызның әнисе, 38 яшьлек Светлана,  югары температура һәм көчле ютәл гадәти салкын тиюгә хас дип уйлап, кызын үзаллы аякка бастырырга тели. 8 көн дәвамында ул кызына антибиотиклар, ютәлдән сироплар эчерә, ара-тирә ингаляцияләр ясый.

Әмма 31 гыйнварда Ира үзен начар хис итә башлый. Светлана поликлиникага мөрәҗәгать итә, анда Ираны госпитализациягә юнәлтәләр. Әмма Ира әнисен  үзен яхшы хис итүдә ышандыра. Светлана кызын тыңлый, һәм алар дәваханәгә ятып тормыйлар. Өйдә ул янә кызына дарулар бирә.

Икенче көнне иртән кызның хәле кинәт начарая. Чакыру буенча килгән ашыгыч ярдәм бригадасы Ирага укол ясый һәм кыз баланы дәваханәгә алып китә, әмма аны коткарып өлгермиләр.

Соңрак Ирада җил чәчәге авыруы булуы ачыклана. Әгәр аңа вакытында амбулатор дәвалану билгеләсәләр, ул исән калыр иде.

Әлеге вакытта полиция баланың әнисен тикшерә.

Бик кызганыч һәм үкенечле...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас