Краснояр краенда дүрт яшьлек игезәк кызлар әниле-кызлы уйнаганнар һәм фатирда янгын чыгарганнар, дип хәбәр итәләр крайның Гадәттән тыш хәлләр буенча идарәсеннән.
Бу хәл 1 февральдә булган. Әниле-кызлы уйнаган балалар ашарга пешерергә булганнар. Алар конфорканы кабызганнар һәм аның хакында онытканнар. Конфорка кызып, якында торган одеялга ут капкан. Ана кеше янгынны сүндерергә тырышса да, ут бүлмә эченә таралган.
Шунысын әйтергә кирәк: плитә аш бүлмәсендә түгел, ә икенче бүлмәдә урнашкан булган.
Янгын сүндерүчеләр утны сүндергән. Бәхеткә берәү дә зыян күрмәгән. Әни кеше ике кызы белән фатирдан чыгарга өлгергән.
Бәләкәй балаларга һәрвакыт күз-колак булып торырга кирәк шул. Бәла-казалардан Ходай сакласын.