Приморье өлкәсендә табиблар юл һәлакәтендә әтисе белән әнисе үлгән кыз баланың гомерен саклап калу өчен көрәшә.
Находка шәһәрендә 28 гыйнвар кичендә «Toyota Mark II» машинасы зур тизлектә бара, башка автомобильләрне уза. Рульдә 27 яшьлек ир-ат була. Бер мизгелдә ул каршы якка чыга һәм «Toyota Belta» машинасына бәрелә. Анда 1993 һәм 1994 елда туган ир белән хатын, аларның 8 яшьлек кызы була. Машина берничә тапкыр әйләнеп каплана, «Nissan Note» автомобиленә бәрелә. Узып баручылар ярдәмгә ташлана, бала елаган тавыш ишетелә, кыз әтисе белән әнисен чакыра.
Ир белән хатын үлгән, арткы утыргычтагы бала имгәнгән. Бала әтисе белән әнисен уятмакчы була, ул ни булганын аңламый, гел аларны чакыра. Аны авыр хәлдә реанимациягә алып китәләр. Хәзер табиблар кыз баланың гомерен саклап калу өчен барысын да эшли. Туганнарына да фаҗига хакында хәбәр иткәннәр. Алар баланы үзләренә алырга каршы түгел.
«Nissan Note» йөртүчесе дә имгәнгән.
Һәлак булган ир белән хатынны белүчеләр бу хәлгә әле дә ышана алмый. Аларны бик тәртипле, бер-берсен бик яратып яшәүчеләр дип искә алалар. Күптән түгел генә өй алганнар, ире самосвал йөртүче булып эшли. Шундый тәҗрибәле ир-ат та әлеге авариядән кача алмый калган, каршы якка килүче машинадан котылу мөмкинлеге булмаган, диелә хәбәрдә.
Приморье крае буенча Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, «Toyota Mark II» йөртүчесе аңында, ул күрсәтмәләр бирә. Авария вакытында ул аек булган, ди. Җинаять эше ачылган, диелә ведомство хәбәрендә.
Чыганак: "Комсомольская правда"