“Кедр” исемле команда Свердловск өлкәсенең Новоуральск шәһәреннән килгән булган. Кайтып барганда автобусларының тәгәрмәче шартлаган һәм каршы хәрәкәт юлына чыгып очып, “Цитроен” автомобиле белән бәрелешкән. Җиңел машинадагы водитель белән ике пассажир, автобуста команданың 67 яшьлек тренеры Виталий Плешков һәлак булган.
Яшь хоккейчылар башта Уфадан поезд белән Чиләбегә кадәр баралар, Чиләбедә автобуска күчеп утыралар.
Бәрелешкәннән соң автобус юл астына төшеп киткән һәм агачка бәрелгән. Тренер ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасында юлда якты дөнья белән хушлашкан. Дүрт яшүсмер малай хастаханәгә озатылган, берсе авыр хәлдә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, автобусның тәгәрмәчләре җәй көне йөри торган булган. Чиләбене чыкканда автобус идарәсен югалтып юл астына төшеп китә язган булган.
“Цитроен” автомобилендә Екатеринбургка риэлторлары белән фатир сатып алырга китеп баручы гаилә булган.
Юл-транспорт һәлакәтенең автобус гаебе белән килеп чыгуы расланса, компания хуҗасын 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү карала.
Чыганак: АиФ Уфа.