Хәвеф-хәтәр
27 гыйнвар 2024, 09:25

Руль артында барганда инсульт суккан (Видео)

Ярый әле юлда автоинспекторлар торган. 

Руль артында барганда инсульт булган (Видео)Руль артында барганда инсульт булган (Видео)
Руль артында барганда инсульт булган (Видео)

Күмертау шәһәрендә автоинспекторлар инсульт кичергән кешене үлемнән коткарган.

Карл Маркс урамында полиция лейтенанты Илфат Әлимбеков һәм кече лейтенант Илмир Тимербулатов составындагы юл-транспорт һәлакәтләре экипажына бер ир мөрәҗәгать иткән. Ул аңлатканча, «Datsun on-DO» автомобиле руле артында утырган хатын кинәт үзен начар хис итә башлаган. Полиция хезмәткәрләре машина ишеген ачсалар, хатын аңсыз утыра икән.

ЮХХДИ инспекторлары ашыгыч ярдәм машинасын көтеп тормыйча, водительне патруль машинасына салып, шәһәрнең үзәк хастаханәсенең реанимация бүлегенә алып киткәннәр.

Табиблар хатынга инсульт диагнозы куйганнар. Аларның сүзләренчә, пациентка яшәргә берничә минут кына калган булган. Аңа шунда ук тиешле медицина ярдәме күрсәтеп, үлемнән коткарганнар.

Ярый әле шул вакытта, шул урында инспекторлар торган. Аллаһ сакласын!

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас