Хәвеф-хәтәр
27 гыйнвар 2024, 08:15

Документлары артыннан кергән дә, кире чыга алмаган

Караидел районында бүген төнлә фаҗигә булган. 

Документлары артыннан кергән дә, кире чыга алмаганДокументлары артыннан кергән дә, кире чыга алмаган
Документлары артыннан кергән дә, кире чыга алмаган

Бүген, 27 гыйнвар төнендә, Караидел районы Байкы авылында агач йорт янган.

Коикаручылар һәм авыл кешеләре ярдәме белән 40 минут эчендә 63 кв метр зурлыктагы йортны сүндергәннәр.

Кызганычка каршы, агач йорт урынында 46 яшьлек хатын-кыз мәете табылган. Шулай ук, бу янгында 1966 һәм 1977 елгы ике ир-ат зыян күргән. Аларны хастаханәгә озатканнар.

РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчеләре янгынның верандадан чыкканлыгын ачыклаган.

Зыян күргән ир-атларның сүзләренчә, беренче булып шул хатын уянган. Ул аларны да йокыларыннан торгызган һәм бергә урамга чыкканнар. Ә аннан соң, ул өйгә документлары артыннан кереп киткән һәм кире әйләнеп чыга алмаган. 

Документлары артыннан кергән дә, кире чыга алмаган
Документлары артыннан кергән дә, кире чыга алмаган
Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас