Әйе, бу Сахалиндагы ашыгыч ярдәм машинасы, һич аптырамагыз. Бүгенге көндә көчле циклон сәбәпле утрау тышкы дөнья белән элемтәне тулысынча югалткан.
SHOT Телеграм-каналы язуынча, көчле кар яву сәбәпле Южно-Сахалинск шәһәре аэропорты ябылган – 60лап рейс кичектерелгән яисә бөтенләй күчерелгән. Диңгез транспорты да эшләми, җәмәгать транспорты йөрми, кайсыбер трассалар ябык. Сахалиндагы тормышны параличлаган циклон тагын бер тәүлек котырачак әле, диләр синоптиклар.
Өлкәдә гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Циклон нәтиҗәләрен бетерер өчен властьлар хәрбиләрне һәм урындагы төзелеш компанияләрен җәлеп иткәннәр.
Икенче фотосурәттә – подъезддан чыгу юлы. Подъезд ишек төбен шулкадәр биек көрт баскан ки, аны көрәк белән казырлык түгел.
Менә, җәмәгать, ә без 10 см кар яуса да, хафага төшәбез. Башкортстанда һава шартлары бик уңай икән әлегә. Шатланып торыйк.
Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.