Хәвеф-хәтәр
26 гыйнвар 2024, 16:53

Ачыккан песиләр янгын чыгарган

Бу хәл Уфада булган.

Уфада үтә дә нык ачыккан биш песи, фатирдагы индукцион плитәне кабызып, күп катлы йортта янгын чыгарган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Телеграм-каналында хәбәр итәләр.

Ведомствода билгеләүләренчә,  йортта яшәүчеләр подъездда төтен исе чыгуга зарланган. Янгын сүндерүчеләргә төтен чыккан фатирның ишеген җимереп ачарга туры килгән. Фатирга кергәч, янгын сүндерүчеләр плитә өстендә  ризыклар белән савыт-саба януын күргәннәр. Бүлмәдә тик  песиләр  булган.

“Баксаң, ачыккан мәчеләр индукцион плитәнең панеле өстендә  йөреп, йомшак  тәпиләре белән баскалап, аны кабызган”, – диләр коткаручылар.

Подъезддан 4 кешене эвакуацияләгәннәр. МЧСта йорт хайваннары хуҗаларына  өйдән чыгып китәр алдыннан электр яки индукцион плитә панелен блокировкаларга яисә аны гомумән сүндерергә киңәш иткәннәр.  

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас