+21 °С
Болытлы
Ике фаҗига. 24 гыйнвар кичендә Уфаның Ферин урамында агач йортта ут чыккан. Янгын сүндерүчеләр тиз килеп җиткән, азактан 1951 елгы ир-атның җансыз гәүдәсе табылган.
Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчесенең бер фаразы буенча, янгынның сәбәбе тәмәке тарту аркасында булырга мөмкин.
Бүген иртән исә Илеш районы Шәмәт авылында шундый ук фаҗига булган. Анда агач йорт янган. РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килеп янгынны сүндергән һәм 1960 елгы ир-ат мәете табылган.
Тикшерү эшләре бара.