Хәвеф-хәтәр
24 гыйнвар 2024, 04:47

15 ел элек югалган ирне тапканнар

Шул гомер ул кайда һәм ничек яшәде икән?

history-doc.ruhistory-doc.ru
Фото:history-doc.ru

Төмән өлкәсендә очраклы рәвештә 15 ел элек югалган ирне тапканнар. Бу хакта “ЛизаАлерт” эзләү отрядының төбәктәге бүлекчәсе “ВКонтакте” челтәрендә хәбәр иткән.

Волонтерлар сүзләренчә, 22 гыйнварда аларга  әлеге вакытта  Ялуторовск дәваханәсендә яткан хәтерен югалткан ирнең шәхесен ачыклау үтенече белән мөрәҗәгать иткәннәр. Бу ир, автобус водителенә мөрәҗәгать итеп, үзенең исемен, яшәгән адресын һәм туганнарын хәтерләмәвен сөйләп биргән.

Хәбәр тиз арада социаль челтәрләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары аша тарала,   ирнең исеме, телефон номеры һәм һөнәре – ул төзелеш һәм ремонт белән шөгыльләнгән – билгеле була. 23 гыйнвар иртәсендә волонтерларга бер ир шалтырата һәм югалган кешедә аңарда фатир арендалап торучыны тануын сөйли.

Волонтерлар хәбәре полициягә тапшырылгач, ирнең исеме Андрей Лобанов булуы ачыклана. Аңа 53 яшь, чыгышы белән Киров өлкәсеннән булса да, бүгенге көндә ул Төмәннең Исетское авылында яши. Шулай ук ирнең апасы табыла. Ул абыйсының 15 ел (!) элек югалуын сөйли. Аның ни рәвешле Киров өлкәсеннән Төмәнгә  барып чыгуы һәм шул гомер ничек яшәве әлегә билгесез. 

Чыганак: lenta.ru 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас