Хәвеф-хәтәр
20 гыйнвар 2024, 17:27

Яшь ярымлык бала әнисенең йөрәк даруын ашаган

Эх! Аны ераккарак алып куярга  иде дә бит...

Мәскәүдә яшь ярымлык бала әти-әнисе өстәлдән алып куярга оныткан йөрәк дарулары белән агуланган.

Вакыйга  башкаланың  Теплый Стан районында теркәлгән. Академик Бакулев урамындагы йортта малай әнисе һәм җиде яшьлек апасы белән булган. Нәни аш-су бүлмәсендәге  өстәлдә әнисенең онытып калдырылган таблеткаларын күргән һәм дүртесен ашаган. Берничә минуттан сбый үзен начар хис иткән,  коты ачкан ана ашыгыч ярдәм чакырткан. Тик медиклар балага инде ярдәм итә алмаган, ул үлгән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, бала әнисенең йөрәк дарулары белән агуланган. Тикшерү оештырылган.

Аллаһ сакласын. Йортта кечкенә балалар булганда андый-мондый нәрсәне ераккарак алып куярга да бит. Эх!..  

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас