+28 °С
Болытлы
Буран аркасында Авыргазы районында ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Бу авария бүген Уфа-Ырынбур юлында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, беренчесендә берьюлы алты автомобиль бәрелешкән, 300 метрдан соң, тагын биш транспорт чәкәшкән. Үлүчеләр, имгәнүчеләр юк, машиналар гына зыян күргән.
Һәлакәт урынында Дәүләт автоинспекциясе һәм башка хезмәтләр эшли.
Мондый һава шартларында зур юлларга чыкмавың хәерле.
Чыганак: БашДТП телкграм каналы.