Төнге янгыннарда республикада ике кеше һәлак булган. БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, бер үлем очрагы Тәтешле районының Иске Күрдем авылында теркәлгән. Анда Партизаннар урамында агач йортка ут капкан. Кызганычка каршы, янгынны сүндергән вакытта 1939 елгы һәлак булган ир гәүдәсенә тап булганнар.
Йорт янгын извещателе белән җиһазландырылган булган, аның эшләү-эшләмәве ачыклана.
Икенче фаҗигале очрак Салават шәһәрендә Икенче бакчачылык ширкәте-28 урамында теркәлгән.
Янгын сүндерүчеләр килеп җитүгә ялкынның 5*4 м мәйдандагы йортта һәм 2*2 м беседкага таралуы ачыклана. Аны сүндергән вакытта табылган мәетнең шәхесе ачыклана.
Янгыннарның сәбәбен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дознавателе ачыклаячак.
Чыганак: bashinform.ru