Хәвеф-хәтәр
16 гыйнвар 2024, 10:16

Эшкә барганда бер иргә этләр өере һөҗүм иткән

Кайчанга кадәр бу хайваннар кешедән өстенрәк һәм кадерлерәк булыр икән?

tvc.rutvc.ru
Фото:tvc.ru

Хабаровскида берәдәк  этләр өере бер иргә ташланган. Бу хакта Тикшерү комитетының төбәктәге идарәсе вәкиле Дарья Немцева хәбәр иткән.

Ведомство вәкиле сүзләренчә, этләр һөҗүме бүген, 16 гыйнвар иртәсендә, Индустриаль районда теркәлгән. Кадрларга күз салганда,  вакыйга трамвай юллары тирәсендә булган.  

Җирле матбугат чаралары язуынча, ир сукбай-фәлән булмаган, ул эшкә китеп барган. Этләр узгынчыларның күз алдында иргә ташланган, өердә ким дигәндә унлап эт булган.

Хабаровск прокуратурасында хәбәр итүләренчә,  табиблар, һөҗүм урынына килеп, ирне ашыгыч ярдәм белән дәваханәгә алып киткән, әмма ул юлда ук үлгән. Күп тә үтми вакыйга урынына шәһәрнең ветеринар хезмәте килгән.

"Хәзерге вакытта тикшерү идарәсе Хабаровск һәм Хабаровск краенда караучысыз хайваннар белән хәлне закон дәрәҗәсендә җайга салу буенча тәкъдимнәр проекты эшли", — дип йомгакладылар Тикшерү комитетында.

Кайчанга кадәр бу хайваннар кешедән өстенрәк булыр икән? Гуманлык, кешелеклелек дибез дә,  үзебез үк шуннан зыя күрәбез, хәтта үләбез дә... 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас