Хәвеф-хәтәр
15 гыйнвар 2024, 10:08

Яшь хатынның кулында сыра шешәсе шартлаган

Һәм муенына кадалган.

SHOT Telegram-каналы.SHOT Telegram-каналы.
Фото: SHOT Telegram-каналы. 

Бу хәл Подмосковьеда яшәүче бер яшь хатын белән теркәлгән. Шешә капкачына кагылуы булган, пыяла кыйпылчыклары муенына, йөзенә кадалган һәм аш-су бүлмәсендә очып,  як-якка  таралган. Табибларга киселгән урыннарны тегәргә туры килгән.

Яшь хатын сүзләренчә, алкогольсез “Ясен Хмель” сырасын ул үзе яшәгән йорт янындагы кибеттән сатып алган.  Фатирына кергәч, шешәне тәрәзә төбенә куеп торган. Бераздан аны ачарга уйлаган. Әмма тимер капкач ача торган җайланманы кулланганда, “пшик” тавышы чыгу белән кинәт шартлаган шешә аны чак кына суймый кала.

“Үтерүче-сыра”ны җитештерүче белән элемтәгә чыгу мөмкинлеге юк, ди җәрәхәтләнгән хатын. Томскидагы  KBREW компаниясенең кайнар линиясендә автоответчик кына җавап бирә.  

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас