Башкала мэриясе уфалыларны мессенджерларда һәм социаль челтәрләрдә таралган мәктәпләрдә, сәүдә үзәкләрендә һәм башка җәмәгать урыннарында терактлар әзерләнә дигән фейклар хакында кисәтә.
“2023 ел ахырында моңа охшаш очраклар Мурманскида, Кировта, Костромада, Воронежда, башка шәһәрләрдә һәм төбәкләрдә теркәлгән. Хәзер бу дулкын Идел буе округына һәм Уфага д килеп җитте. Бу хәбәрләр, дөрескә туры килмәгән мәгълүматны таратучы каналлар кебек үк, хокук саклау органнары контролендә тор, тикшерүләр оештырылган. Фейк каналларның бер өлеше инде блокировкаланган”, – диләр бу хакта башкала хакимиятендә.
Мэриядә кешеләрне уя булырга һәм паникага бирелмичә бары тик рәсми чыганаклар мәгълүматына ышанырга чакыралар.
“Боларның барысы да Русиягә каршы оештырылган мәгълүмат сугышы икәнен аңларга кирәк. Мондый янауларның авторларын тиз ачыклыйлар һәм аларның кайда икәнлекләрен беләләр. Алар барысы да безнең илдән читтә урнашкан, башлыча – Украина территориясендә”, – дип белдерделәр муниципалитетта.
Чыганак: bashinform.ru