Индонезия властьлары ил башкаласы Джакарта тирәсендә "Бөек диңгез стенасы"н төзү идеясенә яңадан әйләнеп кайткан. Проект ярдәмендә ил башкаласын су басудан коткарып калмакчылар.
Илнең икътисад буенча координатор-министры Аирлинг Хартарто белдерүенчә, төзелешне 3 этапта башкарып, 2040 елга тәмамламакчылар. Илнең оборона министры исәпләвенчә, төзелеш 40 елга сузылырга мөмкин. Шәһәрнең төньяк ярында 17 ясалма утрау кормакчылар.
Проектны гамәлгә ашыру буенча ун ел инде баш ваталар. Бу вакыт эчендә Джакарта дөньяның суга иң тиз батучы мегаполисына әверелгән. Шәһәр ел саен 25 сантиметрга түбән төшә, ташкын вакытында су 200 сантиметрга кадәр күтәрелә. 2050 елга башкаланың чирек өлеше су астында калырга мөмкин. Су басулар ил хөкүмәтенә елына дистәләрчә миллиард долларлык зыян сала. Ә якындагы дистә елда зыян 5 тапкырга артачак дип фаразлый белгечләр.
Диңгез стенасын төзүдән тыш, җир асты суын суыртуны киметү Джакартаның суга бата баруын акрынайта алачак. Шулай ук Борнео джунглиларында Нусантара шәһәре төзелә. Ул исә су астына китүче башкаланы алыштырачак дип күзаллана.
Фото:webturizm.ru