Красноярск краенда ике ир өйләренә кайта алмау сәбәпле, бер ай тайгада яшәргә мәҗбүр булган. Бухакта төбәктәге Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсендә хәбәр итәләр.
Аучылар көз башында тайгага киткәннәр һәм декабрьдә кайтырга уйлаганнар. Әмма кайтыр юлда 79 (!) яшьлек ир үзен начар хис иткән. Дусты, аны аучылар йортында калдырып, ярдәм артыннан китә. Әмма үтә алмаслык биек кар көртләре аркасында ул аучылар йортына кире әйләнеп килергә мәҗбүр була.
Русиялеләр туганнары белән элемтәгә керәләр һәм өч эт белән бергә аучылар йортында чыга алмый утыруларын сөйлиләр. Ирләрне МЧС вертолеты эвакуацияли, соңыннан аларны медикларга тапшырганнар.
Чыганак: lenta.ru