Република полициясе Кушнаренко авылы мәктәбендә 15 яшьлек укучы белән булган очракны тикшерә. Әлегә билгеле булуынча, үсмер мәктәпкә пистолет итеп үзгәртелгән сигнал ракеталары өчен пускатель алып килгән. Дәрестә утырганда малай аны чалбарыннан алган вакытта җайланма сафка килгән – шартлау яңгыраган. Могҗиза белән генә үсмергә зыян килмәгән.
Полиция тикшерү оештырган.
“Полиция бу очрак буенча тикшерү үткәрә. Үсмер һәм аның әти-әнисе белән эш алып барыла, вакыйганың сәбәпләре ачыклана”, – диләр БР буенча Эчке эшләр министрлыгында.
Чыганак: bashinform.ru