Мәскәү белән Санкт-Петербург арасындагы зур тизлекле М-11 “Нева” трассасында 50ләп машина бәрелешкән. Бу хакта Новгород өлкәсе губернаторы Андрей Никитин хәбәр итә.
Авария төбәкнең Малая Вишера районында теркәлгән. Төбәкнең Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, дүрт кешене, шул исәптә бер баланы да, коткара алмаганнар. Каза күрүчеләр саны төгәл билгеле түгел. Мәскәү ягына юл ябык, массакүләм юл һәлакәтен урап узар өчен водительләргә 545нче километрда М-10 трассасына чыгарга кирәк.
Никитин сүзләренчә, авария урынында кешеләр өчен җылыну урыны булдырылган. Пассажирларны кайнар чәй һәм бутербродлар белән тәэмин итәчәкләр.
Авария сәбәпләрен ачыклау максатыннан тикшерү оештырганнар.
Кышкы юл бигрәк хәвефле шул...
Чыганак: lenta.ru