Хәвеф-хәтәр
8 гыйнвар 2024, 05:36

Маллар янган...

Мал абзарында ут чыккан.

Кичә, 7 гыйнварда, Иглин районы Таутөмән (Тавтиманово) авылында мал абзарында янгын чыккан.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенә шул турыда хәбәр итәләр. Коткаручылар килгәндә, 5*15 мәйданлы агач абзар янган. Коткаручылар һәм авыл советының ирекле янгын сүндерүчеләре 40 минут буена ут белән көрәшә, аның таралуына юл куймый.

Янгын нәтиҗәсендә 3 баш эре терлек һәм 20 сарык үлә. Шулай ук тюклардагы печәнгә зыян килә.

Әле фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас