Бүген төнлә, 7 гыйнварда, Бөре районы янында Агыйдел елгасы аша чыкканда йөк машинасы боз астына төшеп киткән. Водителе кабинасында килеш суга батып үлгән.
Елга аша юлның озынлыгы 520 метр тәшкил итә. Боз калынлыгы - 30 см, аннан 3 тонна авырлыктагы машиналарга үтү рөхсәт ителә. Ике полоса бар, аларның һәрберсенең киңлеге 50 метр.
БР гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Кирилл Первов сөйләвенчә, фаҗиганең төп сәбәбе - боз аша чыгу кагыйдәләрен бозу.
"Бу урыннан 3 тоннага кадәр авырлыктагы транспорт төренә үтәргә ярый, ә суга баткан фураның авырлыгы хәтта йөксез дә 10 тоннадан артык", — дигән комитет җитәкчесе.
Их, водитель аны уйламагандыр инде. Гаиләсенә нинди зур кайгы килгән...
Водолазлар аның гәүдәсен су астыннан табып чыгарганнар.